Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин 1 июньнән пенсия һәм минималь хезмәт хакын 10%ка артачагын әйтте

Владимир Путин 1 июньнән пенсия һәм минималь хезмәт хакын 10%ка артачагын әйтте

https://tnv.ru

26 Май 2022, 12:02

2788

0

Владимир Путин 1 июньнән пенсия һәм минималь хезмәт хакын 10%ка артачагын әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 10%ка индексацияләү турында игълан итте, дип хәбәр итә ТАСС. Үзгәрешләр 1 июньнән башланачак.

Россия Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, ил буенча уртача яшәү минимумы 13 919 сум тәшкил итәчәк, ә минималь хезмәт хакы 15 279 сумга кадәр артачак.

2022 елга Россия буенча яшәү минимумы күләме — 12 654 сум, эшкә яраклы халык өчен — 13 783 сум, пенсионерлар өчен — 10 882 сум, балалар өчен 12 274 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

2022 елда эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача 18 984 сум тәшкил итә, 2023 елда ул 20 047 сумга, 2024 елда 21 150 сумга кадәр артырга тиеш, дип хәбәр итә ТАСС.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров