Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Владимир Путин Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

Бүген Владимир Путин Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 15:18

862

0

Бүген Владимир Путин Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салды
Бүген Россия Президенты Владимир Путин немец-фашист илбасарларына каршы сугышта һәлак булганнарны искә алды, Мәскәүдә Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды, дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Александров бакчасында дәүләт башлыгы Герой-шәһәрләр: Ленинград, Киев, Минск, Сталинград, Севастополь, Одесса, Керчь, Новороссийск, Брест крепосте, Тула, Мурманск һәм Смоленск обелискларына, шулай ук «хәрби дан шәһәре» мактаулы исеменә лаек булган шәһәрләр хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Бөек Ватан сугышында хәлак булганнарны искә алу — «Хәтер һәм кайгы» көне.

фото: kremlin.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров