Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә куйды

Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә куйды

https://tnv.ru

16 Август 2022, 10:13

1842

0

Әлеге исемгә лаек булучылар 1 миллион сум акча алачаклар.

Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә куйды
Россия Президенты Владимир Путин “Герой-ана” исемен гамәлгә кую турында указны имзалаган. Тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Указ нигезендә Россия Федерациясе гражданины булып торучы, ун һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстерүче анага “Герой-ана” исеме бирелә. Әлеге мәртәбәле исемгә лаек булучыларга 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк.

Президент бүләкләнүчеләрне «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләүне йөкләде. Ата-аналарның берсе 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Исегезгә төшерәбез, бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерүче яки уллыкка алучы ата-аналарга бирелә.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров