Онлайн трансляция

Свернуть

Казан телеманарасы Россия байрагы төсләренә керәчәк

Казан телеманарасы Россия байрагы төсләренә керәчәк

https://tnv.ru

22 Август 2022, 10:13

596

0

Казан телеманарасы Россия байрагы төсләренә керәчәк
Бүген, 22 августта, Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә, Казан телеманарасында бәйрәмчә архитектура-сәнгать яктылыгын кабызачаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Манара Россия триколоры төсләренә керәчәк. Шәһәр халкы утлы-динамик тамашаны 19:30 дан 23:00 гә кадәр карый алачак.

Бәйрәм уты илнең башка шәһәрләрендә урнашкан телеманараларда да кабызылачак.

РФ Дәүләт флагы көне 1994 елда ил Президенты Указы нигезендә гамәлгә куела. Россиядә ел саен 22 августта билгеләп үтелә.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров