Онлайн трансляция

Свернуть

Казан мэры Илсур Метшинның Шәһәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Казан мэры Илсур Метшинның Шәһәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

30 Август 2022, 15:25

279

0

Казан мэры Илсур Метшинның Шәһәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

«Кадерле казанлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!

Бүген Казан – динамик үсештәге заманча шәһәр. Без бай тарихи мирасны саклыйбыз, шул ук вакытта эре инвестицион һәм социаль программаларны гамәлгә ашырабыз. Шәһәр инфраструктурасы да үзгәрә – яңа торак кварталлар, мәгариф учреждениеләре, спорт объектлары, технопарклар һәм башкалар төзелә. Безнең бурыч – Татарстан башкаласы алга таба үссен һәм чәчәк атсын өчен йөз тоткан юнәлешләрне саклап калу, кыю идеяләрне һәм масштаблы проектларны тормышка ашыру.

Ел саен Казанга миллионлаган туристлар килә, аларны матурлык һәм уникаль мәдәният, шулай ук төрле зур чаралар җәлеп итә. Бу ел республика өчен Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү белән истәлекле. Нәкъ менә Татарстан өчен мөһим булган әлеге елда Җәмигъ мәчете төзелешенә беренче ташны салуыбыз символик мәгънәгә ия.

«Бүген шәһәребезнең һәр кешесенә рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең белән бергә туган ягыбыз алга таба да чәчәк атсын өчен хезмәт куюыбызны дәвам итәрбез, аны тагын да матуррак, уңайлы һәм кунакчыл итәргә тырышырбыз. Без горурлана алырлык барлык казанышларда һичшиксез һәр казанлының өлеше бар.

Бу көн сезгә якты һәм онытылмаслык хис-кичерешләр, очрашулар һәм яхшы кәеф бүләк итсен. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән, яраткан шәһәребез!» - диелә котлауда.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров