Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама мэры итеп Рамил Муллинны сайладылар

Түбән Кама мэры итеп Рамил Муллинны сайладылар

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2022, 12:44

502

0

Түбән Кама мэры итеп Рамил Муллинны сайладылар
Татарстанның Түбән Кама районы Башкарма комитетының элеккеге башлыгы Рамил Муллинны Түбән Кама мэры итеп сайладылар. Аның кандидатурасын шәһәр Советы депутатлары бертавыштан хуплады.

«Мин шәһәргә бер ел элек килдем. Бу минем өчен яңа шәһәр түгел, монда минем кызым туды. Биредә мин җиде ел баш санитар табиб һәм Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булып эшләдем. Узган ел эчендә Түбән Кама минем өчен башкача, яңа бурычлар белән ачылды. Шәһәрнең потенциалы зур, аны ачарга кирәк. Без дөнья базарында, сәнәгать кысаларында гына түгел, ә кеше капиталын үстерүдә дә конкурент булырга тиеш», — дип билгеләде Муллин антын биргәндә.

Рамил Муллин 9нчы Шинников округында Түбән Кама шәһәр Советына депутат итеп сайланган иде.

Фото: tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров