https://tnv.ru
06 Октябрь 2022, 16:17
325
0
![Путин мобилизациядән кичектерү алучылар исемлегенә үзгәрешләр кертте](https://s.tnv.ru/iblock/a4b/a4bfd66f7d3b8b78dc4f68b157ec32d5/vvp.jpg)
Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Аерым алганда, кичектерүне россиялеләрнең өч категориясе алачак: аспирантлар, дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары студентлары, шулай ук кичке бүлек укучылары.
Ординатура студентлары, шулай ук «рухи мәгариф оешмаларында» белем алучылар да өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк. Указ 5 октябрь, имзаланган көнне үз көченә керде.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0