https://tnv.ru
07 Октябрь 2022, 15:48
329
0
![Президент юлламасы көне билгеле булды](https://s.tnv.ru/iblock/ec8/ec8e3cf6d172bd9d6ef84400edd25ecf/minni.jpg)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды, дип яза "Татар-информ".
«Татарстан Президентының Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы 20 октябрьдә планлаштырыла», - дип сөйләде комитет рәисе Шакир Яһудин.
VI чакырылыш Татарстан парламентының 35нче утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Анда республика Президенты депутатларга мөрәҗәгать итә.
Фото: president.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0