Онлайн трансляция

Свернуть

"Нокта куелды": Владимир Путин өлешчә мобилизациянең тәмамлануын игълан итте

"Нокта куелды": Владимир Путин өлешчә мобилизациянең тәмамлануын игълан итте

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2022, 10:33

752

0

"Нокта куелды": Владимир Путин өлешчә мобилизациянең тәмамлануын игълан итте
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сочида Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Премьеры Никол Пашинян белән очрашудан соң матбугат конференциясендә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында хәбәр итте.

"Мобилизациянең тәмамлануын игълан итү өчен указ кирәкме икәнлеген юристлар белән сөйләшермен. Әмма ул төгәлләнде. Нокта куелды", - дип Дәүләт башлыгы сүзләрен Кремль матбугат хезмәте китерә.

Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрьдә Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Мобилизацияләнгән 300 мең резервистларның 260 меңе хәрби әзерек уза, калганнары махсус хәрби операция зонасында урнашканнар.

Фото: kremlin.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров