Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов турында: “Безне эш кенә түгел, дустанә, тугандаш мөнәсәбәтләр дә бәйли иде”

Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов турында: “Безне эш кенә түгел, дустанә, тугандаш мөнәсәбәтләр дә бәйли иде”

https://tnv.ru

13 Январь 2023, 12:19

246

0

Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов турында: “Безне эш кенә түгел, дустанә, тугандаш мөнәсәбәтләр дә бәйли иде”
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә телеграмма җибәргән.

"Мортаза Гобәйдулла улының республикасы өчен күп еллык сәяси, икътисади һәм иҗтимагый эшчәнлеге тирән ихтирамга лаек һәм үз халкына тугры хезмәт итү үрнәге булып тора. Ул Башкортстан һәм бөтен ил өчен катлаулы елларны лаеклы итеп уза алды. Үзгәртеп кору чорында Татарстан һәм Башкортстандагы югары хакимият органнарының гади булмаган проблемаларны көйли алуы һаман истә. Озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен мин Мортаза Гобәйдулла улына рәхмәтле. Нәкъ безнең халыклар арасындагы кебек" - диелә телеграммада.

Исегезгә төшерәбез, 11 гыйнварда Башкортстан Республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов 89нчы яшендә вафат була.

Хәзерге минутларда Башкортстан башкаласында Мортаза Рәхимов белән хушлашалар. Россия Президенты Владимир Путин да чәчәкләр салды. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров