Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашты

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашты

https://tnv.ru

13 Январь 2023, 12:50

172

0

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашты
Уфада «Башкортстан» дәүләт концерт залында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасиме узды. Биредә Россия Президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән тирән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәсем килә.  Бу Башкортстан, Татарстан өчен генә зур югалту түгел, ә барлык Россия өчен дә. Мортаза Гобәйдулла улы һәрвакыт үрнәк булып торды. Ул үзенең бар көчен, белемен республика, халкы үсешенә бирде. Мин аның белән Минтимер Шәрип улы кебек якын таныш булмасам да, бер-беребезгә хөрмәт белән карый идек. Сез һәрвакыт безнең йөрәгебездә булырсыз!

Авыр туфрагы җиңел булсын, мәңгелек йокысы тыныч булсын, урыны оҗмахның түрендә булсын.  Мортаза Гобәйдулла улы, Без сезне мәңге онытмабыз”, - дип сөйләде чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Исегезгә төшерәбез, 11 гыйнварда Башкортстан Республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов 89нчы яшендә вафат була.


Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров