Онлайн трансляция

Свернуть

Казахстанның беренче президенты Назарбаев йөрәгенә операция кичергән

Казахстанның беренче президенты Назарбаев йөрәгенә операция кичергән

https://tnv.ru

20 Январь 2023, 10:36

266

0

Казахстанның беренче президенты Назарбаев йөрәгенә операция кичергән
Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев йөрәгенә операция кичергән. Бу хакта Назарбаевның матбугат секретаре Айдос Укибай хәбәр итте, дип җиткерә ТААС.

Операция уңышлы узган. Беренче Президент гомеренә бернәрсә дә янамый! Хәзерге вакытта ул табиблар күзәтүендә. 

82 яшьлек Назарбаев - Казахстанның беренче Президенты вазыйфасында 1991-2019 елларда хезмәт итте. 2019 елның мартында ул президент вәкаләтләрен үз теләге белән калдыру турындагы указга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев туган көнен билгели.

Фото: elbasy.kz

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров