Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнехановның хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

Рөстәм Миңнехановның хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

https://tnv.ru

08 Март 2023, 12:19

83

0

Рөстәм Миңнехановның хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате
«Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Язның бу күркәм бәйрәме ягымлы сүзләргә, сөенечле елмаюларга, ихласлылыкка гаять бай. Чәчәк бәйләмнәре, бүләк-күчтәнәчләр, тәбрикләүләр — болар сезгә булган олы хөрмәтебезнең кечкенә бер чагылышы гына. Һәрберегез җәүһәргә тиң, кабатланмас һәм бердәнбер! Сез уңган да, җитез дә, хезмәт урынында уңышлар казанырга да, йорт эшләрен башкарырга да, якыннарыгызны кайгыртырга да өлгерәсез, гаилә учагын, йөрәк җылыгызны, сөюегезне өстәп, сүндермичә саклыйсыз.

Хатын-кызлар төрле өлкәләрдә - мәгарифтә һәм мәдәнияттә, фәндә һәм эшкуарлыкта, сәнәгатьтә һәм дәүләт идарәсендә эшли. Бик күпләрегез ирләр белән беррәттән җаваплы вазыйфалар башкара. Хәзерге көндә сез җиңмәслек кыенлыклар юк дип, ышанып әйтергә мөмкин.

Сез Татарстаныбыз һәм тулаем дәүләтебез үсешенә бик зур өлеш кертәсез, шул ук вакытта мөлаемлык, назлылык, зирәклек һәм сизгерлек, нәфислек һәм затлылык кебек асыл сыйфатларыгызны җуймыйсыз, гаиләне, рухи-әхлакый хәзинәләрне саклау мөһимлегенә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтә киләсез.

Сезгә бәхет, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, якты өметләр, иминлек һәм уңышлар телим!», — диелә мөрәҗәгатьтә.



Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров