Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде

https://tnv.ru

23 Май 2023, 14:44

713

0

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды.

«Илебезнең дәүләтчелеге һәм федерализмын ныгыту, милләтара дуслык булдыру, Татарстан һәм, гомумән, бөтен Россиянең социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә Минтимер Шәриповичнең ярдәме бик зур булды. Сез көчле, алдынгы сәясәтче, искиткеч акыллы һәм җаваплы кеше», - дип котлау сүзен җиткерде президент.

Бүген шундый ук бүләкне Минтимер Шәймиев белән бергә Россиянең Конституцион суды рәисе Валерий Зорькин алды.

«Минем өчен сезгә шушы орденны тапшыру - бик зур дәрәҗә. Изге апостол Андрей Первозванный ордены- илебезнең иң зур бүләге ул», - дип ассызыклады Владимир Путин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров