Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде

Казанга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде

https://tnv.ru

22 Июнь 2023, 13:38

67

0

Казанга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде
Казанга эшлекле сәфәр кысаларында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде. Бу хакта ТНВның "Татарстан хәбәрләре" журналистлары хәбәр итте.

Мөхтәрәм кунакны Казанның С.П. Горбунов исемендәге авиация заводының аэропортында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Сәфәр кысаларында Михаил Мишустин Казан авиация заводының җитештерү мәйданчыкларын карап китәчәк, әлеге тармакны ныгыту турында киңәшмә уздырачак, шулай ук Рөстәм Миңнеханов белән шәхси очрашуда катнашачак.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров