Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин: "Евгений Пригожин Африкадан кайткан гына иде"

Владимир Путин: "Евгений Пригожин Африкадан кайткан гына иде"

https://tnv.ru

25 Август 2023, 13:55

450

0

Владимир Путин: "Евгений Пригожин Африкадан кайткан гына иде"
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ДНР башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән әңгәмәдә, ЧВК «Вагнер"ны оештыручы Евгений Пригожин, самолеты шартлаган көнне, аның Африкадан кайтуын әйтте.

«Миңа билгеле булганча, кичә ул Африкадан кайткан гына иде. Биредә берничә рәсми вәкил белән очрашты», — дип сөйләде дәүләт башлыгы.

«Ул безнең илдә генә түгел, чит илдә дә эшчәнлек алып барды, күпчелеге — Африкада. Анда нефть, газ, кыйммәтле металлар һәм ташлар белән шөгыльләнде», — дип өстәде Владимир Путин.

Россия Президенты барлык һәлак булганнарның гаиләләренә чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы Embraer Legacy бизнес-джеты 21 август кичендә Тверь өлкәсендә һәлакәткә очрады.

Росавиация мәгълүматлары буенча, һәлакәткә очраган 10 кеше арасында бизнесмен Евгений Пригожин да булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров