Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week-2023 форумын ачтылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week-2023 форумын ачтылар

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2023, 17:05

60

0

Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week-2023 форумын ачтылар
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашкан. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Kazan Digital Week — цифрлы үсеш өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләргә юнәлдерелгән нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык. «Kazan Digital Week федераль статуска ия булды. Моның өчен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга зур рәхмәт. Цифрлаштыру мәсьәләләренә ул аерым игътибар бирә. Форумда тәкъдим ителәчәк һәрнәрсә гамәли характерда», — диде ТР Рәис.

Мәкъсүт Шадаев билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week узган елларда ИТ-өлкәнең әйдәп баручы вәкилләрен берләштерүче иң зур мәйданчык булды. «Елдан-ел катнашучылар һәм экспонент компанияләр саны арта. Бу бездә цифрлаштыру тизлеген арттыра дигәнне аңлата. Иң мөһиме — бу мәйданчыкта тармакның барлык яңа трендлары турында фикер алышалар. Әлеге чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерәсем килә», — диде министр.

Форумны ачу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week-2023 тармак күргәзмәсе белән таныштылар. Экспозициядә югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, 10 тематик юнәлеш буенча 138 стендта 216 компаниядән техника һәм җайланмаларның гамәлдәге үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар