Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев эш сәфәренә килде

Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев эш сәфәренә килде

https://tnv.ru

05 Октябрь 2023, 16:16

150

0

Татарстанга Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев эш сәфәренә килде
Бүген Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде. Аның эш сәфәре Россия Федерациясенә рәсми сәфәре кысаларында уза.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Шәүкәт Мирзиёевны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары — РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

Татарстанда булганда Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы күргәзмәсендә («Казан-Экспо» ХКҮдә) булачак, «Россия — Үзбәкстан» төбәкләре форумы нәтиҗәләре белән танышачак, Казанда Б.Рәмиев исемендәге югары технологияләр технопаркында, башка объектларда булачак., дип хәбәр итә Татарстан рәисе матбугат хезмәте.



Фото и видео: пресс-служба Раиса РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар