https://tnv.ru
22 Ноябрь 2023, 17:01
98
0
РФ Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итү турында указга кул куйды. Документны хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырып чыгардылар.
Карарны гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул иттеләр. РФ Хөкүмәтенә тиешле оештыру комитеты төзергә һәм 27 декабрьгә Гаилә елы чаралары планын расларга куштылар.
Путин оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикованы билгеләде. Төбәк хакимиятләренә Гаилә елын үткәрү буенча министрлар кабинетына ярдәм итәргә куштылар.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0