Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

https://tnv.ru

18 Декабрь 2023, 13:04

36

0

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергән.

"Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Якын көннәрдә шәһәрләрдә һәм районнарда чыршы шәһәрчекләре эшли башлаячак. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлекне һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү», - диде ТР Рәисе.

"Бу ниндидер буш таләпләр түгел, ә стандарт таләпләр. Иминлек мәсьәләсе - территория җитәкчесенең шәхси җаваплылыгы. Алда торган Яңа ел чараларын без Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия һәм шәхси сак оешмалары белән берлектә үткәрәбез. Без бик катлаулы вакытта яшибез. Махсус хәрби операция бара. Төрле кешеләр бар. Бу мәсьәләнгә җитди карарга кирәк!"- дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов.

Ул муниципаль берәмлекләр адресына тиешле чаралар регламенты җиткерелүен билгеләп үтте. Чыршы шәһәрчеге тирәсендә куркынычсызлык периметрын оештыру, чаралар үткәрү территориясендә ШСП көчләре тарафыннан саклау һәм үткәрү режимы аерым таләпләр булып тора.

Фото: Михаил Фролов / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров