https://tnv.ru
11 Январь 2024, 11:10
123
0
Хакимияттә бәяләр артуны туктату өчен йомырка импортына игътибар итмәделәр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округы эшкуарлары белән очрашуда белдерде.
"Вакытында аңга килмәдек. Бездә җитештерү күләме кимемәде. Халыкның реаль керемнәре белән бәйле рәвештә куллану артты. Аз гына булса да, кешеләрнең керемнәре артты. Йомырка, тавык ите күбрәк сатып ала башладылар. Ә импортны ачу турында вакытында уйламаганнар. Һәм бәяләр күтәрелде", - дип Путин сүзләрен ТАСС китерә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Максим Титов хәбәр иткәнчә, соңгы ике атнада беренче категория буенча 2,5%ка, икенче категория буенча 4,2%ка йомырка бәяләре төшкән.
Фото: freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0