https://tnv.ru
18 Январь 2024, 10:34
161
0
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикада Россия Президенты Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул кичә төбәк сайлау штабының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Шәймиев аңа хәзерге дәүләт башлыгының федераль дәрәҗәдә ышанычлы заты булырга тәкъдим итүләре турында сөйләде, әмма ул төбәк кысаларында эш алып бару карарын кабул иткән. Аның сүзләренчә, «әгәр ил мәнфәгатьләреннән чыгып карасаң, Владимир Путиннан яхшырак кандидатура табып булмый».
Искәртик, ышанычлы затлар белән очрашуны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр уза, ул агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында була.
Фото: Вячеслав Прокофьев, ТАСС, kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0