https://tnv.ru
12 Июнь 2019, 13:34
308
0
Тәбрис Яруллин бу вазифадан үз теләге белән китте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең яшьләр оешмалары белән эшләү буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Ленария Мөслим билгеләнде. Бу хәбәрне бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы активы белән очрашуда ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Бу вазифаны моңа кадәр Тәбрис Яруллин башкарды. Моннан тыш, ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының сайланган рәисе булып тора. 11 июнь көнне Тәбрис Яруллин бу вазифалардан үз теләге белән китүен белдерде.
Моңа кадәр Ленария Мөслим Бөтендөнья татар яшьләре форумы аппаратында баш сәркатип вазифасын башкарды.

Бүлешергә
Комментарии 0