https://tnv.ru
07 Февраль 2024, 12:32
63
0

Кичә Казахстанда яңа Премьер-министр билгеләнде. Әлеге вазифага Олжас Бектенов керешә. Бу уңайдан Татарстан Рәисе, "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисе - Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасын юллаган.
"Сезгә ил үсеше, халыкның лаеклы тормышын тәэмин итүдә уңышлар телим. Казахстан - Татарстанның алдынгы партнерларының берсе. Киләчәктә дә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытып, элемтәләрне киңәйтү өчен хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә өметләнәм", диелә телеграммада.

Бүлешергә
Комментарии 0