Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Иранга килде

Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Иранга килде

https://tnv.ru

14 Февраль 2024, 11:40

84

0

Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Иранга килде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәренә килде. Аның сәфәре программасында Тәһран башкаласында һәм Исфахан шәһәрендә рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр планлаштырылган, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

2022 елда Россия һәм Иран арасында тышкы сәүдә әйләнеше 15%ка арткан һәм рекордлы күрсәткечләргә ирешкән, 4,6 млрд. доллар тәшкил иткән. 2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча безнең илләр арасында товар әйләнеше 3,6 млрд доллар дип бәяләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Иранның төп инвесторы һәм төп тышкы сәүдә партнеры булып тора. 

Россия белән Иран арасындагы хезмәттәшлеккә Татарстан Республикасы да үз өлешен кертә. Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 2022 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан һәм 162 млн. доллар тәшкил иткән.

Фото: Лаззат Хайдаров / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар