Онлайн трансляция

Свернуть

Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси БРИКС чараларында катнашачак

Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси БРИКС чараларында катнашачак

https://tnv.ru

15 Февраль 2024, 12:10

88

0

Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси БРИКС чараларында катнашачак
Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси белән очрашты. Очрашу Тәһранның Ибраһим Рәиси резиденциясендә узды, дип яза Татарстан лидеры матбугат хезмәте.

Иран Президенты Ибраһим Рәиси сәламләү сүзендә Иранның Россия төбәкләре, аерым алганда, Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур кызыксынуын билгеләп үтте. Ул «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең бу хезмәттәшлегенә керткән мөһим өлешен аеруча ассызыклады.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Ибраһим Рәиси автомобиль төзелеше, медицина, туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекнең аерым юнәлешләренә дә кагылды.

Ибраһим Рәиси Татарстанга визитын җылылык белән искә алды. "Мин 2018 елда Татарстанга визитымны җылылык белән искә алам. Сезнең республикага кабат килергә әзер. Быел көздә Казанда узачак БРИКС чараларында катнашырга һичшиксез планлаштырам", - дип өстәде Иран Президенты.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар