Онлайн трансляция

Свернуть

Иран Президенты Ибраһим Рәиси һәлак булган

Иран Президенты Ибраһим Рәиси һәлак булган

https://tnv.ru

20 Май 2024, 09:42

407

0

Иран Президенты Ибраһим Рәиси һәлак булган
19 майда Иран Президенты Ибраһим Раиси вертолет һәлакәтендә һәлак була. Бу хакта Ислам Республикасы вице-президенты Мохсен Мансури хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.

"Без Аллаһныкы һәм без Аңа кайтачакбыз" - дип яза Мансури социаль челтәрләрендәге аккаунтларында.

Әлеге сүзләр Коръәннән алынган һәм якын кешеләрне югалткач әйтелә. Ибраһим Раисига 63 яшь була. 

 Президент вертолетында шулай ук Ислам Республикасы Тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян, Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе Губернаторы Малек Рахмати һәм Тәбриз шәһәренең җомга имамы Мөхәммәд Али Але Хашема була.

Фото: ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров