Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашты

https://tnv.ru

23 Май 2024, 10:26

38

0

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмире белән очрашты, дип яза Рәис матбугат хезмәте. Очрашу Мәскәүдә узды. Хәмәд бин Иса Әл Хәлиф Президент Владимир Путин чакыруы буенча бүген Россиягә сәфәргә килде.

Ул Әмиргә узган атнада үткән Kazanforumда Бәһрәйн делегациясенең катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Әмир гаиләсе әгъзасы Шәйх Хәмәд бин Ибраһим Әл Хәлифнең керткән өлешен аерым билгеләп үтте. "Татарстанның игелекле дусты, Бәһрәйннең Ислам эшләре буенча Югары Советы рәисе Шәйх Абдуррах-мән бин Мөхәммәд бин Рашид Әл Хәлиф, ул шулай ук „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме әгъзасы, аның эшенә кыйммәтле өлеш кертә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы үзара сәфәрләр нәтиҗәләре буенча узган ел товар әйләнешен 30 тапкырга арттырырга мөмкин булды. Ул 450 мең доллар тәшкил итә. Яклар билгеләп үткәнчә, Бәһрәйнгә китерергә мөмкин продукциянең саны һәм номенклатурасы бик киң. Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн компанияләренә Татарстанда инвестицион проектларда катнашырга тәкъдим итте.

Бәһрәйн Әмире киләсе визит вакытында Казанга килергә теләген белдерде.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров