https://tnv.ru
07 Июнь 2024, 13:32
73
0
Татарстан парламентына депутатларны 8 сентябрьдә сайлаячакбыз. Кичә аның датасын Дәүләт Советы сессиясендә расладылар. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр 40тан артык иде.
Республиканың канун проектлары, министрларның хисап чыгышы. Татарстан Хисап палатасы узган ел бюджет акчаларын үзләштергәндә 4 миллиард 300 миллион сумлык хилафлык җибәрүләрен ачыклаган. Яшьләр эшләре министры - гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен Республика программасына өстәмә акча сорый. Илдәге салым реформасына - безнең депутатлар нинди тәкъдим кермәкче була? Тулырак - Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0