Онлайн трансляция

Свернуть

Рәис Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикләде

Рәис Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикләде

https://tnv.ru

12 Июнь 2024, 11:00

70

0

Рәис Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән тәбрикләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия көне уңаеннан мөрәҗәгате.

«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан тәбрик итәм!

Әлеге истәлекле көндә без Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны, Ватаныбыз язмышы беләнбәйләнешебезне аеруча ачык тоябыз.

Меңъеллык тарихы булган Туган илебезне олылап, без аның кабатланмас үзенчәлеккә ия бай мәдәни мирасына һәм фәнөлкәсендәге бөек казанышларына тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Туган җиргә мәхәббәт, рухи-әхлакый хәзинәләребезгә тугрылык җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә, россиялеләрнең ихтыяр көчен чагылдыра. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, Россия – ул күп гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итүче гаиләләрнеңгаиләсе, ә мәдәниятләр, телләр, йола һәм гореф-гадәтләрнең күптөрлелеге Россияне тагын да берләштерә.

Татарстан Республикасы әлеге гармонияле үсешнең күркәм үрнәге булып тора, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм куәтен ныгытуга үзеннән саллы өлеш кертә.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция барышында меңнәрчә татарстанлы – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләрбуынының лаеклы дәвамчылары Ватаныбызны батырларча саклый. Бөтен ил халкы үзенең Геройларына һәръяклап булышлык күрсәтә һәм алар белән чиксез горурлана!

Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, икътисадның төрле тармакларында, социаль өлкәдә эшләүчеләр һәм яшьләребез шулай ук хезмәттә зур уңышлар яулый. Бик күпякташларыбыз фән, мәдәният һәм спортта югары күрсәткечләргә ирешеп, Россиянең данын таныта.

Кадерле татарстанлылар!

12 июньне без көчле һәм бердәм ил булып каршы алабыз.

Россиянең иртәгәсе көнне һәм дистәләрчә еллардан соң нинди булачагы миллионлаган гражданның хезмәте нәтиҗәсеннән, аерым алганда, безнең һәрберебездән тора. Бергәләшеп без күпмилләтле халкыбызның уңыш-казанышларын арттыра алачакбыз.

Барыгызга да исәнлек-саулык, рухи күтәренкелек һәм үз көчегезгә ныклы ышаныч телим!

Бәйрәм белән! Россия Көне мөбарәк булсын!».


Фото һәм чыганак: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров