https://tnv.ru
09 Сентябрь 2024, 16:42
45
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрь Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатлар сайлауда катнашкан татарстанлыларга рәхмәтен белдерде.
"Сайлауларда катнашкан һәм Татарстанның икътисадый-иҗтимагый үсешенә битараф калмаган халкыбызга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Республикабыз киләчәктә дә нык үсеш юлында булсын, Татарстан Дәүләт Советына сайланган яңа чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатьләрен яклап хезмәт итсен!", - дип яза Рәис үзенең телеграм каналында.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында хәбәр иткәнчә, 8 сентябрьдә Республикада Дәүләт Думасына депутатлар өчен үз тавышларын сайлаучыларның 71,6% биргән.
Башлангыч нәтиҗәләр буенча, сайлаучыларның 76,7%ы Бердәм Россия партиясе кандидатлары исемлеге өчен тавыш биргән, 10,5%ы - КПРФ өчен, 4,4%ы - ЛДПР өчен, 4,2%ы - «Яңа кешеләр» партиясе өчен һәм 3,2%ы - «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен» партиясе өчен тавыш биргән.
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0