https://tnv.ru
19 Сентябрь 2024, 11:29
133
0
Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин ТР Рәисе тәкъдиме белән Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы итеп сайланган. Бу хакта Теләче районы сессиясендә билгеле булды, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узган.
Районның элеккеге башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Советының 2024 елның 19 сентябрендәге карары нигезендә, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
Фәтхуллин 2011 елдан Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.
Фото: tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0