Онлайн трансляция

Свернуть

Киләсе 3 елга дәүләт бюджеты ничек бүленгән?

Киләсе 3 елга дәүләт бюджеты ничек бүленгән?

https://tnv.ru

10 Октябрь 2024, 11:20

Алдагы ел бюджеты кытлык белән булачак. Әмма Республиканың барлык дәүләт программалары да, социаль бурычлар да тулысынча үтәләчәк.

Кичә Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар киләсе 3 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Акчаның иң зур өлеше - социаль өлкәгә тотылачак, ди чыгыш ясаучылар.

Казнаның 85 проценты - шушы тармакка юнәлтелә. Игътибар үзәгендә - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Төп финанс документын ничек кабул ителүен Люция Нотфуллина сөйләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар