https://tnv.ru
21 Октябрь 2024, 18:12
94
0
БРИКС саммитына килгән ил җитәкчеләре Россиягә килә башлады инде. Владимир Путин алар белән ике яклы очрашу уздыра. Беренче кунак - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты - Мөхәммәд бән Зәид Әл-Нахайян белән Мәскәүдә аралаштылар.
Дәрәҗәле кунакны тантаналы төстә аэропортта каршы алдылар һәм Татарстанда җитештерелгән Аурус автомобилендә делегацияне Владимир Путинның резиденциясенә озаталар.
Ново-Огарёвода җитәкчене Россия Президенты шәхсән каршы алды. Ул - Мөхәммәд бән Зәид Әл-Нахайянга чакыруны кабул итеп килгәне өчен рәхмәтен җиткерде, хезмәттәшлекнең үсештә булуын билгеләп үтте. Соңгы 3 елда товар әйләнеше 3 тапкырга арткан. Үзара инвестиция күләме 7 миллиард долларга җитә. Иртәгә Гарәп Әмирлекләре Президенты Казанда БРИКС саммиты вакыйгаларында катнашачак.

Бүлешергә
Комментарии 0