Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путинның БРИКС саммитында очрашулар программасы бастырылды

Владимир Путинның БРИКС саммитында очрашулар программасы бастырылды

https://tnv.ru

21 Октябрь 2024, 19:52

574

0

Владимир Путинның БРИКС саммитында очрашулар программасы бастырылды
22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путинның очрашу программасы басылып чыкты.

22 октябрьдә:

Яңа үсеш банкы Президенты Дилма Руссефф белән очрашу;
Һиндстан Премьеры Нарендра Моди белән очрашу;
Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса белән очрашу;
КНР Рәисе Си Цзиньпин белән очрашу;
Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси белән очрашу.

23 октябрьдә:

Иран Президенты Мәсуд Пезешкиан белән очрашу;
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашу;
Эфиопия Премьеры Абий Әхмәт Али белән очрашу.

24 октябрьдә:

Палестина Президенты Мәхмүт Аббас белән очрашу;
БМО Генераль сәркатибе Антониу Гутерриш белән очрашу;
Лаос Президенты Тхонглун Сисулит белән очрашу;
Мавритания Президенты Мөхәммәд ульд Газвани белән очрашу;
Боливия Президенты Луис Арсе белән очрашу;
Вьетнам Премьеры Фам Минь Чин белән очрашу.

Президент Татарстан башкаласына бүген кич килер дип көтелә.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров