Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин Казанга килде

Владимир Путин Казанга килде

https://tnv.ru

22 Октябрь 2024, 10:26

162

0

Владимир Путин Казанга килде
Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килеп җиткән. Бу хакта ТАССка Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Ил башлыгы БРИКС дәүләтләре саммиты вакыйгаларында катнашачак. Ким дигәндә 14 очрашу планлаштырылган.

Бүген ул Кытай Халык республикасы рәисе Си Цзиньпин, Мисыр президенты Абдел Фәттах ас-Сиси, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы башлыгы Сирил Рамафоса, БРИКСның Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән аралашачак.

Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренчә, иртәгә Путин - Иран һәм Төркия Президентлары һәм Эфиопия премьер-министры белән очрашырга тиеш. Саммитның өченче көнендә - Фәләстин лидеры Мәхмүд Аббас, Боливия Президенты Луис Арсе, Берләшкән Милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш белән фикер алышулар каралган. Россия Президенты башка ил җитәкчеләре белән дә очрашырга мөмкин.


Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров