Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КНР Рәисе Си Цзиньпин килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КНР Рәисе Си Цзиньпин килде

https://tnv.ru

22 Октябрь 2024, 12:01

226

0

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен КНР Рәисе Си Цзиньпин килде
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Кытай - БРИКСның төп әгъзаларының берсе. Ил дөньяда иң эре товарлар һәм хезмәтләр җитештерүче һәм әйдәп баручы экспортер булып тора.

Кытай хакимияте күп тапкырлар БРИКСны киңәйтүне хуплады. Бүген Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путин очрашуы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС 22-24 октябрьдә Казанда узачак. Кичә Россия Президенты Владимир Путинның очрашу программасы басылып чыкты.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров