Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәд килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәд килде

https://tnv.ru

22 Октябрь 2024, 13:32

12

0

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәд килде
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәд килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Эфиопия Федератив Демократик Республикасы рәсми рәвештә 2024 елның 1 гыйнварында БРИКСка керде. Илне берләшмәгә кертү турындагы карар узган елның августында Йоханнесбургта (Көньяк Африка Республикасы) узган 15 нче саммитта кабул ителде.

Әбий Әхмәд һәм Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу иртәгә узарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС 22-24 октябрьдә Казанда узачак. Кичә Россия Президенты Владимир Путинның очрашу программасы басылып чыкты.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров