Онлайн трансляция

Свернуть

Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев Казанга килде һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев Казанга килде һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

https://tnv.ru

23 Октябрь 2024, 12:43

10

0

Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев Казанга килде һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Әзербәйҗан Президенты Илһам Алиев килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Илһам Алиев һәм Рөстәм Миңнеханов очрашу да уздырдылар. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Әзербәйҗан товар әйләнеше 102 миллион доллар тәшкил иткән. 2024 елның беренче яртыеллыгы динамикасы үсеш күрсәтә.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, автомобиль төзелешеннән тыш, елга һәм диңгез юллары буенча сәүдә хезмәттәшлеге дә перспективалы булып күренә. Аерым алганда, Идел-Кама бассейнының Транспорт һәм логик мөмкинлекләрен активрак файдаланырга.


Фото: пресс-служба Раиса РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров