Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган очрашуында катнашты

https://tnv.ru

24 Октябрь 2024, 10:06

782

0

Кичә Казанда БРИКС саммитының икенче көне кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашты. Очрашуда Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләде, берничә заманча завод һәм кунакханә төзеде.

Узган ел Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2,5 мәртәбә үсеш күрсәтте һәм $2,9 млрд. ка җитте, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар