Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» ордены тапшырды

https://tnv.ru

24 Октябрь 2024, 15:15

15

0

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» ордены тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашу уздырды. Очрашу Казанда БРИКС саммиты кырларында узды, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Республика Рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдовка Горбангулы Бердымөхәммәдов нигез салган җылы мөнәсәбәтләр һәм традицияләр, шулай ук хезмәттәшлекне саклап калу һәм киңәйтү өчен рәхмәт белдерде. "Безнең хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар. Барлык юнәлешләр буенча системалы эшлибез. Безнең предприятиеләр катнашкан проектлар яхшы динамика күрсәтә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Сәрдар Бердымөхәммәдов Казанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы уңышлы үсә һәм шундый мөһим саммитлар уздыру урынына әверелде", - дип билгеләп үтте Төрекмәнстан Президенты.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовка «Дуслык» ордены тапшырды. "Бу бүләк безнең хезмәттәшлек символы булачак", - дип йомгаклады Төрекмәнстан Президенты.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров