Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 3 көн дәвам иткән БРИКС саммиты нәтиҗәләре

Казанда 3 көн дәвам иткән БРИКС саммиты нәтиҗәләре

https://tnv.ru

25 Октябрь 2024, 14:37

606

0

Казанда 3 көн дәвам иткән БРИКС саммиты нәтиҗәләре
Казанда 3 көн дәвам иткән БРИКС саммиты тәмамланды. Аңа нәтиҗәне Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау конференциясендә ясады.

Ул, бу зур чараны оештырган һәм уртак эшчәнлек өчен уңайлы шартлар булдырган Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Юллардагы вакытлыча кыенлыклар өчен Казан халкыннан гафу үтенде. Саммитны Владимир Путин уңышлы узды дип бәяләде һәм аны дөнья календарендә күренекле сәяси вакыйга, дип атады. Матбугат очрашуында катнашкан хәбәрчебез Рузәл Шәриповның кичке репортажын тәкъдим итәбез.

Ике яклы очрашулар, БРИКС илләре катнашында узган дистәләгән утырышлар. Россия быел берлектә рәислек итә. Ел дәвамында 200 чара оештырылган. Саммит - шуның иң мөһиме иде.

Аннары Владимир Путин хезмәттәшләренә рәхмәт әйтүгә күчте. Шул исәптән, саммитны оештырган Татарстан җитәкчелеге белән Казан мэриясенә. Ул үз чыгышында кунакчыллыгыбызны искәртте һәм бу көннәрдә Казан халкына кичерергә туры килгән авырлыклар өчен гафу үтенде. Барысы да тиешле нәтиҗәсен бирде, ди Президент.

БРИКС илләре саммитына дөньяның 35 иленнән делегатлар килде. Халыкара оешма вәкилләре җыела. Россия бу вакыйганы Казанда беренче тапкыр киңәйтелгән составта кабул итте. Владимир Путин сүзләренчә, бу тагын бер кат илебезнең ачык булуын дәлилләде.

Залда Татарстаннан 13, чит илләрдән 50ләп журналист утырды. Калганнары - федераль басма вәкилләре иде.

Шуңа Президентка рус, инглиз, гарәп телләрендә мөрәҗәгать иттеләр. Аның игътибарын җәлеп итәр өчен, сорауларын кәгазьгә язып, күтәреп торучылар да булды. Саммитта сүз барган яңа түләү системасы турында тулырак сөйләүне сорадылар, БРИКСта илләр арасындагы элемтәләр, Россиянең Көнбатыш дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре белән кызыксындылар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров