Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер

Илшат Әминев: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер

https://tnv.ru

28 Октябрь 2024, 14:25

60

0

Илшат Әминев: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер
Казан иң югары инфраструктура таләпләре булганда да теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер. «Татар-информ»га мондый фикерне ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминев әйтте.

«Бу инфраструктура планында Казанның бик нык алга китеше. Яңа кунакханәләр, юллар, килгән кешеләр өчен уңайлы яшәү урыннары. Теләсә нинди дәрәҗәдәге мәйданчыклар тәкъдим итә алу мөмкинлеге. Бу очракта, әлбәттә, «Казан Экспо»ны күз уңында тотам. Анда теләсә нинди чаралар уздырырга була», – ди ул.

Илшат Әминов сүзләренчә, саммитта катнашучылар да, кунаклар да Казанның яшәү өчен бик уңайлы һәм дустанә шәһәр булуын бәяләгән. Ул Глобаль Көньякның һәм Глобаль Көнбатышның Россиягә капкасы була бара. Спикер Һиндстанның Казанда генераль консуллык ачарга карар кылуын да искәртте.

«Ягъни, Казан Россиянең бөтен Европа өлешендә иң зур консуллык үзәгенә әйләнеп бара дияр идем. Шунысы да мөһим, Рөстәм Миңнеханов дөнья илләренең күп кенә лидерлары белән дә очрашты һәм бу шәхси мөнәсәбәтләр. Соңыннан болар төрле икътисади, социаль һәм мәдәни проектларга әвереләчәк. Татарстан халыкара хезмәттәшлек, икътисади хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рәисебезне белгәнгә күрә, ул әлеге мөмкинлекләр белән тулы куәтенә кулланачак дип ышанам», – диде эксперт.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров