Онлайн трансляция

Свернуть

Дәүләт Советында халык мәнфәгатенә каршы килүче реформа турында сөйләштеләр

Дәүләт Советында халык мәнфәгатенә каршы килүче реформа турында сөйләштеләр

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2024, 15:46

21

0

Дәүләт Советында халык мәнфәгатенә каршы килүче реформа турында сөйләштеләр
“Халык мәнфәгатенә каршы килүче реформа”. Кичә Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы депутатлары җирле үзидарәләрне бетереп, аларны үзгәртеп кору турындагы Федераль закон проектына каршы чыкты.

Бу канун Мәскәүдә - Дәүләт Думасының комитет утырышында каралды. Әгәр дә ул кабул ителсә, еллар дәвамында корылган һәм тормышта сыналган ике дәрәҗәле идарә системасы бетереләчәк, ди депутатлар. Халык белән турыдан-туры эшләүче авыл җирлеге башлыгы урынына - район җитәкчесе вәкиле генә калырга мөмкин.

Дәүләт Советының кайнар сессиясе һәм анда яңгыраган Татарстан фикерләре - Люция Нотфуллина репортажында.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров