Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

Владимир Путин: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе

https://tnv.ru

19 Декабрь 2024, 14:15

241

0

Владимир Путин: Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе
Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитын уздырганнан соң «Татар-информ» соравына җавап биргәндә белдерде.

"Сез Мәскәүдә дә төрле илләрнең шулкадәр күп лидерлары җыелганы булмады, дидегез. Сез хаклы, ә Казанда җыелды. Мондый мөмкинлек өчен Казанга рәхмәт", - дип белдерде Путин.

Аның сүзләренчә, Казан үзенең үсешендә гаҗәеп алга китеш ясады. "Бу, арттырмыйча, Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе. Без Мәскәү белән горурланабыз – дөньяның иң эре һәм иң яхшы мегаполисларының берсе. Казан да бик тиз, актив үсә", - дип белдерде Президент.

"Татарларга һәм аларның мәдәниятенә тиешенчә бәя бирергә кирәк: барысы да чиста итеп җыештырылган, өстәлдә тәмле чәкчәк һәм башкалар. Казан үсә, искиткеч шәһәр. Һәм метро барлыкка килде. Без ул вакытта Минтимер Шәрипович белән моның кирәклеген сөйләшкән идек һәм эшләдек, һәм яңа җитәкче Рөстәм Нургалиевич бу эстафетаны эләктереп алды, бик нәтиҗәле эшли», – дип ассызыклады Путин.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров