Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенконы Беларусьта Президент сайлауларында җиңүе белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенконы Беларусьта Президент сайлауларында җиңүе белән котлады

https://tnv.ru

27 Январь 2025, 12:42

27

0

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенконы Беларусьта Президент сайлауларында җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенконы Беларусьта  Президент сайлауларында җиңүе белән котлады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

"Сезнең быелгы уңышыгыз аеруча кыйммәтле - сез халык ышанычын акладыгыз һәм глобаль тотрыксызлыкның катлаулы шартларында тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе һәм талантлы сәясәтче буларак ныклы абруегызны расладыгыз», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

"Татарстан белән Беларусь арасында күпкырлы һәм яхшы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларына ышаныч белдерү өчен күңелле сәбәп белән файдаланам. Киләчәктә дә Россия һәм Беларусь тугандаш халыклары мәнфәгатьләрендә Татарстан-Беларусь элемтәләренең зур потенциалын гамәли тормышка ашыру эшендә Сезнең ярдәмегезгә өметләнәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 Фото: Марсель Бадыкшин / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар