Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү - 2025 елга өстенлекле бурыч буларак билгелән

Татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү - 2025 елга өстенлекле бурыч буларак билгелән

https://tnv.ru

03 Февраль 2025, 16:07

35

0

Татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү - 2025 елга өстенлекле бурыч буларак билгелән
Сентябрдә Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов: «Халык белән даими элемтәдә булырга, аларның гозерләрен сыйфатлы итеп чишәргә кирәк», дигән иде. Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшләү - 2025 елга өстенлекле бурыч буларак билгеләнде. Хәзер министрлыкларның коллегияләрендә эшкә бәя биргәндә халык гозерләренең хәл ителеше — я ителмәве исәпкә алына.

Кеше Халык порталына язамы, Рәиснең Хакимиятенәме, әллә аның социаль сәхифәсенәме, башка интернет ресурс аша оешмаларга соравын калдырамы — болар барысы да җәмгыятьнең индикаторы. Теге авылда, бу шәһәрдә кешенең кәефен, көндәлек мәшәкатләрен — пирогны табынга кисеп биргән кебек — аның һәр катламын күрергә мөмкинлек бирә. Узган ел Халык контроленә - 100 мең мөрәҗәгать килгән. Монда социологик сораштыру уздырып торасы да юк — уч төбендәге кебек күренә. Безнең республикада менә шундый ачык система булдырылган. Халык мөрәҗәгатләрен кайда ничек тыңлыйлар һәм ишетәләр? Алия Хәйретдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар