Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов: 6 ел эчендә 23,6 млн гаилә торак шартларын яхшыртты

Рөстәм Миңнеханов: 6 ел эчендә 23,6 млн гаилә торак шартларын яхшыртты

https://tnv.ru

20 Февраль 2025, 16:13

94

0

Чара видеоконференцэлемтә режимында барды.

Рөстәм Миңнеханов: 6 ел эчендә 23,6 млн гаилә торак шартларын яхшыртты

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип яза Рәис матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов кыскача 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына йомгак ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 6 ел эчендә (2019-2024 еллар) «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 23,6 млн гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. 2019 елдан 577 млн кв. м торак төзелгән, 13,7 млн кв. м мәйданлы авария хәлендәге торактан 810 мең 600 кеше күчерелгән. Моннан тыш, бу чорда 73 меңнән артык җәмәгать һәм ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

«Бу нәтиҗәләргә ил Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең төзелеш тармагына системалы ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә ирешелде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын ташламалы ипотека кредитлау программаларына ярдәм итүнең әһәмиятле чараларының берсе булуына юнәлтте, алар кысаларында 13,8 трлн сумлык 3,2 млн кредит бирелгән.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар