https://tnv.ru
24 Февраль 2025, 10:32
30
0

Татарстан икътисадында хезмәт нәтиҗәлелеген арттырып, белгечләр әзерләүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов бу тармактагы проблемалар һәм бурычларны билгеләде.
Татарстан Рәисе катнашында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы һәм икътисад министрлыгының коллегиясе узды. Әлеге утырыш тарихка Рөстәм Миңнехановның яңа канатлы гыйбарәсе белән дә кереп калачак. Ул: “Кемдер татарлар акча ярата дип әйтер. Әйе. Әмма без ул акчаны үзебез эшләп табабыз”, дип белдерде. Икътисад үсеше буенча куелган яңа бурычлар хакында киләсе минутларда.
Бүлешергә
Комментарии 0