Онлайн трансляция

Свернуть

Миңнеханов предприятиеләрнең Татарстан икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте

Миңнеханов предприятиеләрнең Татарстан икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте

https://tnv.ru

27 Февраль 2025, 15:32

16

0

Миңнеханов предприятиеләрнең Татарстан икътисадына керткән өлешен билгеләп үтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы утырышында төбәк предприятиеләренең хезмәт коллективларына Республика икътисадына керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

"Мондый җитештерү күрсәткечләре - беренче чиратта безнең предприятиеләр, зур коллективлар хезмәте", - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Миңнеханов оборона комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ил хөкүмәте куйган барлык бурычлар да уңышлы үтәлә.

Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, предприятиеләр гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша, ул яңа территорияләргә дә, турыдан-туры алгы сызыктагы хәрбиләргә дә җибәрелә.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар